Бүген мәктәптәге компьютерлар белән беркемне дә гаҗәпләндереп булмый. Ә балаларының заманча технологияләрне үзләреннән дә ныграк белүенә ата-аналарның күптән инде исе китми. Ләкин болар барысы да кирәкле юнәлешкә борып җибәрүне сорый, югыйсә, теләсә кайсы эштәге кебек, яхшының зыянга әйләнеп куюы ихтимал. Әлегә исә гаджетлар, интернет өйдә балаларның игътибарын укудан читкә юнәлтүче, вакытны “үткәрүче” “корал” кебек кабул ителә күпчелек.
Ә бит чынында исә бу “корал” укуга ярдәм итәргә тиеш. Белем бирүдә кулланылган мәгълүмат технологияләренең һәм мәктәпләрдәге компьютер сыйныфларының әһәмиятен мин шунда күрәм. Заман яңалыкларын уңайлырак итәргә: районда белем бирү учреждениеләрен мәгълүматлаштыру буенча эш шулай корылган дип ышанасы килә.
Бу сорауны Электрон белем бирү үзәге директоры Айдар Нурыев яктыртты. Эш мәктәпләрдәге компьютерлар санында түгел, дип ассызыклады ул. Бер укучыга биш компьютер туры килә дип мактану бернәрсә турында да әйтми әле, сыйфат кирәк.
Беренчедән, элемтәнең сыйфаты. Интернет югары тизлекле булса гына, мәгълүматлаштыруны тулысынча башкару мөмкин. Мәктәпләрнең күбесе оптоҗепселле элемтәгә тоташтырылган, Интернетның тиз һәм өзеклексез эшләвен шул тәэмин итә дә инде. Шулай да башкарасы эшләр дә бар әле. Моның өчен мәгарифнең генә тырышлыгы җитми, авыл җирлегенең элемтә белән тоташ тәэмин ителүе зарур. Ә чыбыклар сузар өчен акча кирәк. Моның өчен «Цифрлы тигезлек» дип исемләнгән федераль программа кабул ителгән, һәм безнең район шуңа кергән. Районның барлык мәктәпләренә дә оптоҗепселле элемтә кертер өчен 2 млн сум кирәк. Шуның 20%ы яисә 400 мең сумы кушма финанслау тәртибендә мәгариф бүлекләре тарафыннан өч ел дәвамында абонент түләве рәвешендә түләнеләчәк. Калганы – республикадан субсидия. Гыйнварда республика буенча шушы эшне башкаруга тендер игълан ителәчәк. Тендерны отучы компания өч ел дәвамында мәктәпләрне Интернетка тоташтыру буенча барлык эшләрне дә үтәргә тиеш булачак
Сыйфатка кагылышлы икенче нәрсә – укыту. Ул мәктәпләрдә ничек куелган? Начар түгел дә соң, ләкин аерым уңышлар да юк. БДИ бирер өчен информатиканы укучылар сирәк сайлый. Нигездә болар Яңа Бура, Николо-Берёзовка мәктәпләрендә укучылар.
Җәмәгать советы әгъзасы Ольга Стёпкина роботехниканы үзләштерү белән эшләрнең ничек торуын сорады. Айдар Азатович, районга 133 мең сумга биш робот сатып алынды, дип җаваплады. Робототехника белән әлегә район үзәгендәге мәктәптә генә шөгыльләнәләр. Биредә 5-10нчы сыйныфларда унар укучыдан торган ике төркем оештырылган.
- Мин бу уңайдан “артта” калган кеше. Аңталыгыз әле, мәктәпләрдә роботлар белән эшләү нидән гыйбарәт? Аларны җыялар гынамы, әллә соң программалаштыралардамы? – дип кызыксынды советның икенче әгъзасы Генрих Зарипов.
- Роботлар белән эш ике юнәлештә алып барыла, - дип аңлатты Айдар Нурыев. Бу, әлбәттә, механик җыю һәм алга таба кайбер гамәлләрне башкаруга программалаштыру да.
Җәмәгать советы әгъзалары робототехникага балаларны иртәрәк – балалар бакчасыннан ук җәлеп итәргә чакырды. Ләкин уку программасы бүген 8 яшьтән генә өйрәтә башлауны күзаллый.
Тагын да район өчен биш роботның бик аз булуын билгеләде җәмәгатьчеләр. Ни өчен зурлардан саналган Куян мәктәбендә роботлар юк? Айдар Нурыев, роботлар алуга тагын да заявкалар бирелде, дип хәбәр итте. «Укытучыларны да укытачакбыз. Без, балалар кебек үк, робототехниканы үзебез дә өйрәнеп кенә киләбез», - диде ул.
Туган телләрне һәм дәүләт телләрен өйрәнү мәсьәләсе узган уку елы башында, ил җитәкчелеге дәрәҗәсендә болар барысы да ирекле булырга тиеш дип әйтелгәч, кискен куелган иде. Һәм кайбер ата-аналар, гаризалар язып, петицияләр тутырып, “ирек суларга” ашыкты.
Ә бит туган тел укыту программасының мәҗбүри өлешенә кертелгән. Ләкин шул ук вакытта туган телне сайлау мөмкинлеге бирелә: бала йә туган дип санаган рус, йә мәктәптә укыту оештырылган Русия халыкларының телен өйрәнә.
Районда туган тел буларак 98,4% бала башкорт, 73,7% бала татар, 81% бала мари телләрен өйрәнәләр.
Ни өчен татар телен өйрәнүчеләр иң азы дигән соравыма бу тема буенча отчет тотучы мәгариф бүлеге җитәкчесенең милли сораулар буенча урынбасары Рәзинә Галикәева, эш, беренчедән, районда татарларның компактлы яшәмәвендә; икенчедән, ата-аналарның туган татар телен башка тел файдасына өйрәнүдән баш тартуында, дип җаваплады.
Шулай да былтыр иң күп сорау һәм канәгатьсезлек тудырганы дәүләт башкорт телен өйрәнү булды. Бу предмет, туган телләрдән аермалы буларак, уку программасының мәҗбүри түгел, ә һәр белем бирү учреждениесе үзаллы кабул иткән вариатив өлешенә кертелгән. Районның күпчелек мәктәпләрендә ата-аналар булышлыгы белән шундый фикергә килгәннәр: республикада яшәүче теләсә кайсы кеше шул республиканың дәүләт теленең нигезләрен белергә тиеш. Шуңа да безнең мәктәпләрдә башкорт теле дәүләт теле буларак өйрәнелә.
Урыннардан чыгышлар кызыклы булды. Мәсәлән, Яңа Бура мәктәбе директоры Зәлифә Петровичева үзе җитәкләгән учреждениедә ФГОС таләпләренә ярашлы итеп мәгълүмат-белем бирү мохите оештыру турында сөйләде. Бу райондагы авыл мәктәпләре арасында зурлардан берсе, биредә бүген биш торак пунктыннан 139 укучы белем ала. Укучыларны мәктәп автобусында йөртәләр. Зәлифә Сабирҗановна быел беренче сыйныфта балаларның аз булуына (нибары сигез укучы) ишәрәләде. Алдагы елда уннан артык булыр дип көтәләр. Сигезенче сыйныфта, мәсәлән, 20 укучы.
Аның каравы, бар җирдәге кебек, балалар 9нчы сыйныфтан соң күпләр китәләр. Быел биредә 10нчы сыйныфта – дүрт, 11нче сыйныфта җиде бала укый. Кайбер укучылар 9нчы сыйныфтан соң зуррак булган Куян мәктәбен сайлыйлар, аеруча, урта белем алыр өчен болай да икенче авылга йөреп укырга туры килгән Яңа Бөртек мәктәбен тәмамлаучылар.
Николо-Берёзовка авылының 3нче санлы балалар бакчасы мөдире Гүзәл Хафизова әйтелеше буенча бик катлаулы тема буенча чыгыш ясады - «Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында үсеш алучы мохит – балаларны социальләштерү индивидуальләштерү шартларының берсе». Биредә җәмәгать советы әгъзаларын инглиз теле буенча өстәмә түләүле дәресләр үткәрү кызыксындырды. Әлегә мондый дәресләр балалар бакчасының Курый авылындагы филиалында гына үткәрелә. Утырышта катнашучылар, бу гына аз, ни өчен дәресләр Николо-Березовкада да оештырылмый, дип белдерде. Гүзәл Хәлилҗановна моны белгечләр җитмәү белән аңлатты. Хәер, район үзәгендә белгечләр табу Курыйдан да авыр түгелдер. Әйтергә кирәк, 3нче балалар бакчасының Курыйдагы һәм Мүзәктәге филиалларында дәресләр туган мари телендә дә алып барыла.