Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
15 гыйнвар 2019, 14:07

БДИда катнашучы укытучыларга акча түләнәчәк

Яңа закон 1нче гыйнвардан көченә керде.

БДИны оештыруда һәм үткәрүдә катнашучы укытучылар быелдан башлап үз эшләре өчен акчалата компенсация алачак. Мондый компенсация, шулай ук, тугызынчы сыйныф укучылары өчен дәүләт йомгаклау аттестациясендә катнашучы педагогларга да биреләчәк.
Моңа ярашлы закон 1нче гыйнвардан көченә керде. Әлеге закон “Мәгариф турында”гы Законның 47 статьясына төзәтмәләр кертә.
Ведомство белдерүенчә, мондый төзәтмәләр Русиянең кайбер субъектларында дәүләт йомгаклау аттестациясен оештыруда һәм үткәрүдә катнашучы педагогларга акча түләнмәве белән аңлатыла.
Читайте нас: