Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
18 гыйнвар 2019, 13:41

Cалкында мәктәптә укулар туктатылачакмы?

Температура -23 градус булгада авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында, ә 25 градус салкын булганда шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында һәм авыл мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында дәресләр үткәрелмәскә мөмкин.

27 градус салкында шәһәр мәктәпләренең 5-9 сыйныф, 30 градус салкында авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныф, 32 градус салкында шәһәр мәктәпләренең 10-11 сыйныф укучылары мәктәпкә бармый кала ала.
Санитар нормалар буенча, кышын ачык һавада физкультура дәресләрен кече сыйныф укучылары өчен -3 градуска кадәр салкын булганда һәм җилнең тизлеге секундына 6-10 метр булганда гына үткәрергә мөмкин. Ә өлкән сыйныфлар өчен урамда физкультура дәресләрен үткәрү температура -10 градуска кадәр, ә җилнең тизлеге секундыга 6-10 метрдан артмаганда мөмкин.
Урамда -30 градус яки аннан да түбәнрәк температура булганда, барлык укучылар да дәресләрдән азат ителергә мөмкин, диелгән әлеге хәбәрдә.
Моннан тыш, -25 градус яки аннан да салкынрак булган очракта, балаларны мәктәп автобусларында йөртергә киңәш ителми. Мондый түбән температура булганда, балаларны муниципалитетлардан читкә алып чыгуны туктатырга тәкъдим ителә.
Читайте нас: