Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
22 гыйнвар 2019, 19:55

Мари телен бик яхшы беләләр

Олимпиада йомгаклары. Укучылар Уфада сынатмады

Краснокама укучылары республикабызның һәм илебез төбәкләреннән килгән 500 укучы исәбендә Уфада узган туган телләр һәм әдәбият буенча олимпиадада катнаштылар. Республика олимпиадасы 8-11нче сыйныфлар укучылары арасында үткәрелде.
Олимпиадаларның муниципаль этабында катнашучылар һәм җиңүчеләрнең саны елдан-ел арта һәм республика этабына күбрәк катнашучылар килә. Бу юлы безнең район данын Иске Мошты, Яңа Кабан, Арлан, Мүзәк, Куян, Никольск, Курый, Яңа Бура авыллары мәктәпләреннән 10 укучы якладылар.
Олимпиада кысаларында укучылар өчен югары уку йортлары, иҗат интеллигенциясе, милли иҗтимагый оешмалар вәкилләре белән очрашу һәм “Салават юллары буйлап” документаль фильмын карау оештырылды. Укучылар “Русия – минем тарихым” дип аталган мультимедияле паркта да булдылар.
Олимпиадада катнашучылар беренче турда викторина сорауларына җавап бирделәр, икенче турда бирелгән темаларның берсенә инша яздылар, өченче турда тәкъдим ителгән темаларның берсенә диалог төзергә кирәк иде. Безнең район укучылары биремнәрне яхшы үтәделәр.
Олимпиада йомгаклары буенча Арлан интернат-мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Анастасия Тимиршина (укытучысы Л.Митаева) туган (мари) теле һәм әдәбияты буенча икенче урынга лаек булды. Шул ук мәктәпнең тугызынчы сыйныф укучысы Дарья Абликова һәм Курый мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Анна Бикбатырова (укытучысы С.Сайтиев) өченче урыннарны алдылар. Мүзәк мәктәбеннән 11нче сыйныф укучысы Анжела Газизованың (укытучысы И.Федорова) җаваплары дүртенче урынга лаек дип табылды. Җиңүчеләр һәм призлы урыннар алучыларга Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгының дипломнарын һәм кыйммәтле бүләкләрен тапшырдылар. Алар төбәкара олимпиадаларда катнашачак.
Читайте нас: