Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
24 гыйнвар 2019, 13:58

Алар флексагонның нәрсә икәнлеген белә

Арлан мәктәбеннән Рәвилә Гыйләҗева, Румия Гыйләҗева һәм Регина Шакирова «Совенок - 2019» Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар.

Җиденче сыйныф укучысы Рәвилә Гыйләҗеваның бу тикшеренү эшләрендә беренче тапкыр катнашуы иде. Аның эше «Роберт Бёрнс – «рус» шагыйре» дип аталды. Ә Румия Гыйләҗева һәм Регина Шакирова конференциядә, кем әйтмешли, үз кешеләр.
Тикшеренүләр математика һәм физика өлкәсендә үткәрелде. Регина «Неньют сыекчасы»н тикшерде, ә Румия флексагон математика башваткычын өйрәнде. Конкурс йомгаклары буенча кызларның барысы да икенче һәм өченче дәрәҗә дипломнары белән бүләкләнде.
Читайте нас: