Кама таңнары
+1 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Мәгариф
1 февраль 2019, 18:06

Иң яхшы укытучыларга - 600 мең сум!

Бу хакта Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров бүген Уфада узучы "Мәгарифтә күтәрелеш" беренче мәктәп форумында белдерде.

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров бүген Уфада узучы "Мәгарифтә күтәрелеш" беренче мәктәп форумында иң яхшы укытучыларны бүләкләү турында белдерде.
Ел саен авыл мәктәпләреннән иң яхшы 100 укытучы 600әр мең сум грант алачак. Республика бюджетыннан авыл укытучыларына ярдәмгә 60 миллион сум бүлеп бүленәчәк.
- Бушлай җир участогы бүлү белән бергә акча бирү ысулын эшләп бетереп киләбез. Бу авыл мәктәпләрендә педагогик кадрлар проблемасын хәл итәргә ярдәм итәчәк, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров
Читайте нас: