Кама таңнары
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
1 февраль 2019, 18:03

Радий Хәбиров мәктәпләрдә биш көнлек укытуга күчүне тәкъдим итте

Уфада бүген “Мәгарифтә күтәрелеш” беренче мәктәп форумы ачылды.

Уфада бүген ачылган “Мәгарифтә күтәрелеш” беренче мәктәп форумында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров катнашты.
Республика җитәкчесе үзенең чыгышында мәктәпләрдә биш көнлек укытуга күчүне тәкъдим итте. Аның фикеренчә, балалар ял көннәрен гаилә белән үткәрергә тиеш. Шул ук вакытта, биш көнлек эшкә күчкәндә укытучыларның хезмәт хакы сакланачак.
Азат ителүче 32 шимбәнең сигезен мәктәпкә багышларга тәкъдим итте, республика җитәкчесе. Мәсәлән, беренче шимбәне мәктәп спартакиадсына багышларга мөмкин. Анда укучылар бергә спорт ярышлары үткәрә алыр иде. Октябрь аенда тагын бер шимбәне туган якны өйрәнүгә багышларга, танылган якташларны яки хезмәт геройларын очрашуларга чакырырга мөмкин булыр иде
Читайте нас: