Кама таңнары
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
22 март 2019, 12:47

Лагерьларга да баралар, походка да чыгалар

Өлкәннәр җәйге каникулларны ничек күңеллерәк итү турында фикер алышты.

Район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Лира Мостаева рәислегендә балалар һәм үсмерләрнең ялын һәм мәшгульлеген оештыру буенча район ведомствоара утырышы үтте. Биредә 2018 елдагы сәламәтләндерү кампаниясенә йомгаклар ясалды. 2019 елгы кампаниягә әзерлек барышы тикшерелде.
Мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Хафизов сөйләвенчә, быел балалар ялы һәм сәламәтләндерүенең районда гамәлгә кертелгән бар формалары да сакланачак. Болар: шәһәр читендәге сәламәтләндерү лагерьлары, көндезге ял лагерьлары, хезмәт һәм ял лагере, төрле тематик юнәлешле (профильле) лагерьлар, аз чыгымлы ял итү формалары (берничә көнлек походлар, йорт алды мәйданчыклары), мәшгульлек үзәге аша вакытлыча эшкә урнаштыру.
Район территориясендә мәгариф бүлеге линиясе буенча 30 ял һәм сәламәтләндерү оешмасы эшләячәк, шуларның 19ы – белем бирү оешмалары базасында көндезге ял итү лагерьлары (1600 бала ял итәчәк), дүртесе – ягъни профильле лагерьлар (135 бала), алтысы – гомуми белем бирү оешмалары базасындагы хезмәт һәм ял лагерьлары (111 бала) һәм бер шәһәр читендәге стационар «Кама» лагере (264 бала).
Балалар һәм үсмерләрнең күбесе аз чыгымлы ял итү формаларына җәлеп ителәчәк. 2019 елның җәендә туган як буенча берничә көнлек походка 550 бала чыгачак, 120 бала белем бирү оешмалары базасында йорт алды мәйданчыкларында мәшгуль булачак. Илдус Идерисович сүзләре буенча, 2019 елда балалар һәм үсмерләрнең ял итүе, сәламәтләнүе һәм мәшгульлегенең төрле формаларына җәлеп итү мәгариф бүлеге линиясе аша - 98%ы, районның барлык ведомстволары линиясе буенча 99,8% тәшкил итәчәк.
Яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Евгений Бармов Куян мәктәбе базасында - «Спартак» көндезге ял лагере һәм «Оперативник» палаткалы лагере оештырылачагы турында белдерде. Яшьләр эшләре буенча комитет базасында экологик юнәлешле һәм волонтерлык лагере оештырылачак. Евгений Бармов билгеләвенчә, әлеге юнәлеш буенча программа төзү тәмамланып килә. Программа бик кызыклы һәм районның социаль-икътисади үсеш концепциясенә тулысынча туры килә. Шулай ук авыл биләмәләрендә сигез йорт алды мәйданчыгында 160тан күбрәк бала ял итәчәк. Балаларның ялын һәм сәламәтләндерүен оештырганда тормышта авыр хәлдә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә исәптә торучы һәм ятим балаларга өстенлек биреләчәк.
Роспотребнадзор идарәсе Нефтекама территориаль бүлегенең баш белгече Кирилл Воронцов балалар ялының санитар-эпидимиологик иминлеген тәэмин итү һәм оештыру турында сөйләде. Бүгенге көндә районның барлык ял итү һәм сәламәтләндерү оешмалары да санитар-эпидемиологик таләпләргә яраклы булулары турында сөземтә алуга заявкалар биргән.
Балигъ булмаганнар эшләре буенча төркем инспекторы Ирина Хаҗиева балаларның ял итү һәм сәламәтләнү объектлары хәвефсезлеген тәэмин итү турында сөйләде. Ирина Нурулловна билгеләвенчә, ял итү һәм сәламәтләндерү объектларына, шул исәптән, гардеробларга да, видеокүзәтүләр урнаштыру мөһим бурыч булып тора.
Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 12нче санында укыгыз.
Читайте нас: