Кама таңнары
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
22 апрель 2019, 17:04

Дамира Хөснетдинова «Башкортстан Республикасы мәгариф отличнигы» билгесе белән бүләкләнде

Башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының I Бөтенрусия съезды узды.

Уфада «Торатау Конгресс-холлында» башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының I Бөтенрусия съезды узды һәм анда башкорт теленең хәзерге вакыттагы төп үсеш юнәлешләре билгеләнде. Югары форум трибунасыннан башкорт телен һәм әдәбиятын укытуда яңа фәнни-методик һәм инновацион карашларны эзләү, милли белем бирү тармагында фәнни һәм мәгариф элемтәләрен, хезмәттәшлекне киңәйтү, Башкортстан Республикасы һәм Русия Федерациясенең белем бирү оешмаларында башкорт телен саклауга булышлык итү сораулары тикшерелде.
Съездда Оренбург, Чиләбе, Курган, Самара, Саратов, Свердловск өлкәләреннән, Татарстан Республикасыннан, Пермь краеннан, Ханты-Манси автономияле округыннан, Мәскәүдән вәкилләр катнашты. Безнең районнан съездга мәгариф бүлеге җитәкчесе И.Хафизов, бүлек методисты Р.Гыйбадуллина, Яңа Каенлык интернат-мәктәбе директоры А.Мусин, башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе Д.Хөснетдинова, Куян мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы З.Сәгыйтова бардылар.
Съездда төбәк башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров дәүләт наградаларын тапшырды. Бер төркем укытучылар Башкортстан Республикасы Мәгариф миниситрлыгының, «Башкортларның бөтендөнья корылтае (конгрессы)» башкарма комитетының бүләкләренә лаек булды. Яңа Бөртек мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Дамира Хөснетдинова «Башкортстан Республикасы мәгариф отличнигы» билгесе белән бүләкләнде.
Съезд кысаларында делегатлар Уфадагы инновацион белем бирү оешмаларының эш системасы белән таныштылар. Алар игътибарына иң яхшы укытучылардан осталык дәресләре тәкъдим ителде, «Башкортстан Республикасында милли мәгарифне үстерү концепциясенә» һәм «Русия Федерациясенең туган телләрне укыту концепциясенә» кертү өчен инновацион проектларны әзерләү буенча Форсайт-сессия үткәрелде. «Туган тел Русиянең күпмилләтле палитрасында: бүгенгесе һәм киләчәге», «Башкорт теле Башкортстан Республикасының дәүләт теле буларак: тәҗрибә һәм яңалыклар», «Этномәдәни белем бирү мохите: тел шәхесләрен формалаштыруда күчүчәнлек», «Башкорт теле һөнәри һәм югары белем бирү системасында: актуаль үсеш мәсьәләләре», «Туган телне һәм милли йолаларны саклау һәм үстерүдә гаиләнең роле», «Башкорт телен өйрәнүдә санлы белем бирү мохитен оештыру», «Белем бирүдә дәүләт сәясәте: туган телләрне өйрәнүнең актуаль сораулары» темалары буенча фикер алышулар булды.
Съезд ахырында Радий Хәбиров чыгыш ясады һәм башкорт телен үстерү һәм укыту буенча кертелгән тәкъдимнәрне гомумиләштерде.
Читайте нас: