Кама таңнары
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
25 апрель 2019, 17:02

Оста укытучы

Линара Сәлимова Бөтерусия осталык дәресендә икенче урын алды.

Казанда узган тел һәм әдәбият укытучыларының «Туган тел» Бөтенрусия осталык дәресе конкурсына ел саен педагогларның иң-иңнәре җыела. Анда Русиянең төрле төбәкләреннән килгән туган тел укытучылары һөнәри осталыгы белән уртаклаша, тәҗрибә туплый, фикердәшләр таба.
Билгеле булуынча, быел конкурста Татарстанның 40 районы һәм Русиянең 10 төбәге катнашты. Алар арасында Башкортстан, Чувашстан, Удмуртия республикалары, Пермь крае, Әстерхан, Ырынбур, Ульяновск, Чиләбе, Төмән һәм Свердловск өлкәләреннән иң оста педагоглар көч сынашты.
Бу бәйгедә республика данын Краснокама районы Яңа Кабан мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Линара Сәлимова яклады. Былтыр ул «Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы» республика конкурсында финалга чыгып, лауреат булган иде. Әлбәттә, Башкортстан укытучылары сыната торганнардан түгел. Линара Гавис кызы бу юлы да үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашып, җиңү яулады - II дәрәҗә дипломга лаек булды.
- Бу бәйгедән искиткеч тәэссоратлар белән кайттым. Монда иң яхшы эш алымнары өйрәнү белән бергә, күңел сандыгыңны баету, фикердәш дуслар табу мөмкинлеге булу сөендерә. Укытучылар уңышлы эш алымнарын күрсәтте, тәҗрибә уртаклашты. Мин үзем Әмирхан Еникинең “Курай” хикәясе буенча 5нче сыйныфта дәрес күрсәттем. Укучылар белән бергәләп әсәргә анализ ясадык. Аларга классик башкорт курае һәм татар курае белән танышу аеруча кызыклы булды. Бу курайлар тавышы белән дә, формасы белән дә аерылып тора. Безнең районның Яңа Нугай мәктәбендә курайчылар түгәрәге эшли. Оста яшь курайчыларыбыз башкарган милли көйләрнең видеоязмасын дәрестә тәкъдим итүем аеруча уңышлы килеп чыкты, барысының да игътибарын җәлеп итте, - ди Линара Сәлимова.
Бөтенрусия бәйгесенә төрле өлкәләрдән килгән татар теле укытучыларының һәркайсы югары әзерлекле булуын күрсәтеп, матур уңышка ирешкән. Беренче урында - Төмән, икенче урында - үзебезнең укытучы, өченчедә Ульяновск мөгаллимәсе. Казанның 27нче гимназиясеннән татар теле укытучысы Гөлгенә Нурмиева Гран-прига лаек булган.
Җиңүчеләрне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров котлаган. Аларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылган.
Читайте нас: