Кама таңнары
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
3 июль 2019, 17:23

Ял вакытында катлаулы биремнәр чишәм

Резида Мортазина укытучы эше нечкәлекләре турында сөйли.

Бала чагында һәрбер бала үзенә уен таба, берәүләр табиб, сатучы, артсит булып уйный, ә ул һәрвакыт укытучы була, кызыл ручка белән дәфтәрләр тикшерергә һәм үзенең фәне белән кызыксындырырга хыяллана. «37 ел бер көн кебек үтте дә китте. Бу эзләнүләр, уйланулар, икеләнүләр, канәгатьсезлекләр еллары булды – дип исенә төшерә бүген Яңа Актанышбаш урта мәктәбенең физика һәм математика укытучысы Резида Хәйдәровна Мортазин. – Эшем ничек кенә авыр һәм җаваплы булмасын, аннан китү турында уйлап та караганым булмады. Үземең эшемне, балаларны яратам». Һәм безнең сөйләшү күпчелек яраткан эше турында килеп чыкты, чөнки ул аның өчен һөнәр дә, омтылыш та, тормышының бер өлеше дә.
- Резида Хәйдәровна, сөйләшүебезне шундый сораудан башласым килә: нигә Сез укытучы юлын сайладыгыз? Бу җиңел һөнәр түгел. Бәлки, Сезнең сайлавызга кем дә булса йогынты ясагандыр?
- Мин үзем укытучы гаиләсеннән. Әти-әнием һәрвакыт минем өчен үрнәк булдылар. Әниемнең укытучы булуы һәм математиканы бик яратуы минем язмышымда зур роль уйнады. Мин аны, аның ничек дәрес бирүен нык ярата идем, һәм һәрвакыт аңа охшарга теләдем. Ул бик көчле математик иде, Кузгау мәктәбендә укытты.
- Ә Сезнең барлык хезмәт юлыгыз нишләп нәкъ Яңа Актанышбаш мәктәбендә үтте?
- Мин бу мәктәпкә Бөре пединститутының физика-математика факультетын тәмамлаганнан соң юллама буенча килеп эләктем. Бер елдан соң шул авылдагы егеткә кияүгә чыктым һәм шунда торып калдым. Югыйсә, без авылда яшәмәдек. Иремнең әти-әнисенең Яңа Актанышбашта өйләре бар иде, алар аны дача итеп тоттылар һәм авылга кайтып йөрделәр, ә үзләре Нефтекамада яшәде. Безнең гаилә дә Нефтекамада нигезләнде. Шуннан бирле 37 ел буе мин мәктәпкә автобус белән йөрим.
Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 27нче санында укыгыз.
Читайте нас: