Кама таңнары
+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
4 июль 2019, 14:32

Хатирәләргә бай, файдалы үтсен

Көндезге ял лагерьларының эше тәмамлана.

Җәй – һәркемнең иң яраткан ел мизгеле. Балалар бигрәк тә җәйне көтеп ала, чөнки нәкъ шул вакытта аларның иң озын каникуллары. Җәй тагын шунысы белән яхшы – балалар яңа уку елына яңа көчләр туплап кына калмый, сәламәтлекләрен дә ныгыта. Нәкъ шуңа күрә дә каникулларда балаларның ялын һәм сәламәтләнүен оештыру – районда өстенлекле мәсьәлә.
Шушы көннәрдә район хакимияте башлыгы урынбасары Лира Мостаева рәислегендә балалар, үсмерләр һәм яшьләрнең җәйге ялын, сәламәтләнүен һәм мәшгульлеген оештыру мәсьәләләре буенча координацион совет утырышы үтте.
Утырыш эшендә гамәлдәге ведомствоара комиссия әгъзалары, балаларның ялын оештыруга җәлеп ителгән органнар һәм хезмәтләрнең җитәкчеләре катнашты. 2019 елгы балаларны сәламәтләндерү кампаниясен үткәрү барышы турында мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Хафизов сөйләде.
Илдус Идерисович сүзләре буенча, 2019 елгы җәйге сәламәтләндерү кампаниясендә районда 32 балалар оешмасы эшли һәм аларда 2205 бала ял итә. «Кама» балаларны сәламәтләндерү лагере эшли. Җәйге чорда анда 4 заезд планлаштырылган (264 бала җәлеп ителәчәк). Көзге, язгы һәм җәйге заездларны да исәпкә алып, барлыгы 462 бала ял итәчәк. Заездлар дәвамында «Киләчәк – ул без!» комплекслы программа гамәлгә ашырылачак.
Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 27нче санында укыгыз.
Читайте нас: