Барлык яңалыклар
Мәгариф
25 июль 2019, 11:08

Бюджет урыннарын киметерләрме, юкмы?

Русия вузларында бюджет урыннары киметелмәячәк.

Русия вузларында бюджет урыннары киметелмәячәк.
Шулай дип белдерде Русия президенты Владимир Путин Магнитогорск металлургия комбинаты эшчеләре белән очрашу вакытында. Һәм киметергә җыенмыйлар да, киресенчә, 2020 елга бюджет урыннарын 400 меңгә кадәр җиткерергә, шуның белән бергә бюджет урыннарын финаслау күләмен дә арттырырга җыеналар.
Президент әйтүенчә, 17дән 30 яшькә кадәр бер мең яшь кешегә 800гә якын студент туры килүе мөмкин. “Бу параметрлар саклана. Әлбәттә һәр төбәктә төрлечәрәк, барысы да хезмәт базарына һәм хезмәт базары ихтыяҗына бәйле”,—диде ул.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/m-garif-m-grif-t/byudzhet-urynnaryn-kimeterl-rme-yukmy/
Читайте нас: