Кама таңнары
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
8 август 2019, 15:30

Балаларны каршыларга әзерләр

Белем бирү учреждениеләрен кабул итү бара.

Беренче августта районда белем бирү оешмаларын кабул итү башланды.
Кутлинка башлангыч мәктәбе комиссия әгъзаларын чисталыгы һәм яктылыгы белән шаккаттырды. Коллективның зур эш башкарганы күренеп тора, ә мөдире белән бөтен коллектив дүрт кешедән гыйбарәт. Кабинетларда агымдагы косметик ремонт ясалган, спорт залында стеналар, идән һәм батареяларны буяганнар. Беренче сентябрьгә мәктәпкә алты укучы киләчәк, аларның икесе – беренче сыйныфка.
- Җылылык һәм су белән тәэмин итү системалары тулысынча әзер, - ди Арлан мәктәбенең филиалы булган Курый мәктәбе мөдире Сергей Сайтиев. – Янгынга каршы куркынычсызлык та аерым контрольдә тотыла. Бүлмәләрдә косметик ремонт ясадык: идәннәрне буядык, стеналарны агарттык. Беренче сыйныфка тугыз бала килә, аларга аерым кабинет әзерләдек. Хәзер башлангыч звенода дүрт сыйныф, һәм һәр сыйныфның үз кабинеты, укытучысы бар. Яңа уку елында мәктәптә 89 укучы белем алачак.
Быел беренче сентябрьгә тугыз мәктәптә җылы бәдрәфләр корылырга тиеш. Шундый мәктәпләренң берсе – Курый авылы мәктәбе. Бүген биредә ремонт бара. Беренче катта малайлар һәм ир-ат хезмәткәрләр өчен, икенче катта кызлар һәм хатын-кыз хезмәткәрләр өчен бәдрәфләр булачак.
- Эш кайный, - ди филиал мөдире Сергей Ильич. – 1 сентябрьгә эшләр тәмамланачак.
Арлан интернат-мәктәбендә дә балаларны кабул итәргә әзерләр. Монда спорт залына капиталь ремонт ясаганнар. Иске агач тәрәзәләр пластикка алыштырылган, ишекләрне яңартканнар, электр үткәргечен яңаны сузганнар, яктырткычлар куйганнар, радиаторларга секцияләр өстәгәннәр. Түшәмнәр агартылган, стеналар буялган. “Балалар спорты” проекты кысаларында спорт залын ремонтлауга 720 мең сум бүленгән.
Монда барысы да стандартларга туры килә: уку кабинетлары комплектланган, бүлмәләр якты һәм иркен. Беренче сентябрьдә мәктәпкә 186 бала киләчәк. Беренче сыйныфка 15 бала көтәләр.
- Уку елына әзерлекне күптән башладык. Мәктәпләр һәм балалар бакчалары белән берлектә, алдан бирелгән күрсәтмәләрне исәпкә алып, җәй көнендә нәрсәләр эшләргә кирәклеген билгеләдек. Мәктәп һәм бакчаларның әзерлеген җентекле тикшерәбез. Барысы да тиешле эшләрне вакытында һәм тулысын¬ча башкарырга тырыша, - ди мәгариф бүлегенең төп эшчәнлек буенча методисты Татьяна Вострецова. – Белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре яңа уку елына әзерлеккә җитди караган: территорияләр тәртипкә китерелгән, биналарда косметик ремонт ясалган. Кайда да чиста, ямьле.
Мәктәпләр һәм бакчалар үз тәрбияләнүчеләрен көтә.
Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 32нче санында укыгыз.
Читайте нас: