Кама таңнары
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
9 август 2019, 15:23

Укытучылар династиясеннән

Уфада «Хезмәт елъязмасы» I республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

- Конкурста Башкортстанның 16 шәһәре һәм районыннан медицина, мәгариф, янгын сагы, сәнәгать һәм социаль яклау өлкәләреннән вәкилләр катнашты, - ди Лилия Нәсимовна. – Авыл хуҗалыгы министрлыгының Колонналар залына «Хезмәт елъязмасы» республика конкурсында җиңүчеләр һәм призерлар гаиләләре белән килеп җыелган.
Лилия Нәсимовна – Шөгаеповлар династиясе вәкиле. Династия башлыгы – аның әтисе Нәсим Шөгаепов. Нәсим Гомәрович 1961 елдан 1973 елга кадәр Яңа Кабан урта мәктәбендә физика һәм математика укытучысы булып эшләгән.
- Югары сыйныфларда әнием дә, Нәсим Гомәровичның булачак тормыш иптәше, аның укучысы булган, - дип сөйли Лилия Нәсимовна. – Миндә математикага сөюне әтием уятты. Ул, булдыра алса, бар гомерен мәктәптә эшләүгә багышлаган булыр иде. Әмма аның эшкә сәләтлелеген күреп калганнар һәм югарырак вазифаларга чакырганнар. 1973 елның июнендә әти Яңа Кабан авыл советы башкарма комитеты рәисе итеп сайлана. 1977 елның июлендә аны «Кама» колхозының партком секретаре итеп сайлыйлар. 1991 елдан 1998 елга, пенсиягә киткәнче, ул Яңа Кабан авыл советы хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе булып эшли.
Шөгаеповлар укытучылар династиясенең икенче вәкиле - Лилия Нәсимовнаның әнисе Әнсәрия Әхияровна. Әнсәрия Шөгаепова (Акмалова) хезмәт юлын 1967 елда Яңа Кабан урта мәктәбендә өлкән пионервожатый булып башлый. Аннары башлангыч сыйныф укытучысы, китапханәче, озайтылган көн төркеме тәрбиячесе була.
- Әти белән әни икенче бер мәктәптә эшләделәр һәм кичләрен безнең өйдә мини-пед¬советлар була торган иде. Педагогик ситуацияләр тикшерелде, дәресләргә анализлар ясалды, - дип хатирәләре белән уртаклаша Лилия Әюпова. – Әнсәрия Әхияровнаның мәктәптәге эш стажы 20 ел.
Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 32нче саныда укыгыз.
Читайте нас: