Кама таңнары
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
15 август 2019, 19:20

Тукай телен онытмыйк!

Урамда туган телендә сөйләшүчеләрне ишетү ничек рәхәт. Горурланып куясың хәтта! Ә инде балалар татар телендә аралашса, миңа икеләтә рәхәт.

Ләкин соңгы елларда авылларда кыз һәм малайлар күпчелек рус телендә сөйләшә. Бу яхшы, әлбәттә. Пушкин, Лермонтовның бай телен белергә кирәк, әмма бөек Тукай, Такташ телен дә онытырга ярамый.
Балаларны татар халкының гореф-гадәтләре белән таныштыру максатында Яңа Кабан авылы китапханәсендә «Борынгыдан калган хәзинә» дип аталган чара узды. Балалар татар халык әкиятләре, җырлары, табышмаклары, такмаклары, тизәйткечләре белән танышты бу көнне.
Китапханәче халык бәйрәмнәре, йолалары турында сөйләде, татар халкының милли киеме, ашлары белән таныштырды. Балалар табышмаклар чиште, тизәйткечләр кабатлады, «Түбәтәйне тапшыр» уенын уйнады.
Кызлар һәм малайлар китапханәчене тыңлап кына калмады, ә чабата, түбәтәй, сөлге, калфак, түшлек, беләзекләрне тотып та карый алдылар.
Гөлнара Гомәрова.
Теглар:яңа кабан
Читайте нас: