Кама таңнары
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
16 август 2019, 15:19

Август киңәшмәсен онлайн режимда карап була

Бүген Уфаның "Торатау" Когресс-холлында педагогларның август киңәшмәсе үтә дип хәбәр иткән идек инде.

Бүген Уфаның "Торатау" Когресс-холлында педагогларның август киңәшмәсе үтә дип хәбәр иткән идек инде. Быел фойеда оештырылган күргәзмә үзенчәлекле дә, файдалы да булуы белән игътибарны җәлеп итә.
Зәйнәп Биишева исемендәге "Китап" нәшрияты, "Просвещение" нәшрияты, "Эдвис" методик үзәге, Башкортстан мәгарифне үстерү институты, китап кибетләре педагоглар игътибарына уку әсбаплары, методик кулланмалар тәкъдим итте. Республикада мәктәп формаларын җитештерүче оешмалар үз коллекцияләрен алып килгән.
Әлеге вакытта Конгресс-холлда дискуссия мәйданчыклары үз эшен дәвам итә. 14.00 сәгатьтә утырышның пленар өлеше башлана. Аның барышын YouTube аша онлайн режимда карап булачак.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/avgust-ki-shm-sen-onlayn-rezhimda-karap-bula/
Читайте нас: