Кама таңнары
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
16 август 2019, 14:17

Педагоглар киңәш кора

Бүген Уфада республика мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе башланды.

Әлеге минутларда башкаланың "Торатау" Когресс-холлында дискуссия мәйданчыклары үз эшен башлады. Анда министрлыклар һәм ведомстволар башлыклары, югары һәм урта белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, район һәм шәһәр хакимияте башлыклары, аларның урынбасарлары, район мәгариф бүлеге җитәкчеләре, педагоглар һәм ата-аналар катнаша. Укытучыларның төп киңәшмәсе быел "Гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру шартларында Башкортстан Республикасы мәгарифенең яңа мөмкинлекләре" дигән темага багышланды.
8 дискуссия мәйданчыгында мәгариф өлкәсендәге иң актуаль мәсьәләләр карала. Киңәшмәдә катнашучылар "Мәгариф" гомумдәүләт проектына ярашлы, укытуның эчтәлеген һәм ысулларын, сәләтле балалар белән эшләү, урта һөнәри белем бирү системасын камилләштерү, санлы белем бирү мохите булдыру, балаларның җәйге ялын оештыру һәм башка темалаларга кагышлы сораулар буенча фикер алыша.
- Республикада ел саен педагогларның бергә җыелып, тармактагы көнүзәк мәсьәләләрне күтәрүе мәгариф үсешенә зур этәргеч булып тора. Әлеге мөһим чарада узган уку елы йомгакларын барлау белән бергә, мәгарифтәге проблемалар күтәрелә, аларны бетерү юллары, киләчәккә бурычлар билгеләнә. Шәхсән үзем киңәшмәгә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләү буенча күпсанлы сорауларга җавап эзләп киләм. Башка районнардан килгән коллегалар белән фикер алышам. Болар барысы да уңай нәтиҗә бирә, - ди Караидел районы мәгариф бүлегенең инклюзив белем бирү буенча методисты Зөлфинә Сафина.
Фотода: Караидел районының мәгариф бүлеге методистлары.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/pedagoglar-ki-sh-kora/
Читайте нас: