Кама таңнары
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
28 август 2019, 14:03

Алда көтә зур эшләр

Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды.

Киңәшмә кунакларын район мәдәният йорты фойесында белем бирү учреждениеләре көче белән әзерләнгән күргәзмә каршылады. Николо-Березовканың “Үрнәкле балалар бакчасы” бөтенрусия конкурсында җиңүче 1нче санлы балалар бакчасының күргәзмәсе янында тукталучылар күп булды. Юл йөрү кагыйдәләре буенча күнекмәләр комплексы аеруча кызыксыну уятты – ул чын автошәһәр иде.

Киңәшмәне район хакимияте башлыгы урынбасары Лира Мостаева ачты. Ул педагогларны якынлашып килүче Белем көне белән котлады. Аннары район хакимияте башлыгы Рөстәм Мусин сәламләү сүзләрен җиткерде һәм район үсеше өчен ниләр эшләнүе белән таныштырып узды.


БР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры вазифаларын башкаручы Олег Полстовалов, яшь буынга белем һәм тәрбия бирү катлаулы эшчәнлекләрнең берсе ул, дип ассызыклады. Инклюзив белем бирү проблемаларына да тукталды ул. Ә инклюзив белем бирү моделе аерым ихтыяҗлы балалар өчен шартлар тудыруны, сәламәт яшьтәшләре белән бергә уку процессында аларга кирәкле ярдәмне күрсәтүне күзаллый. Укучылар арасында көндәшлеккә сәләтлелекне формалаштыру өчен шартлар тудыру да хәзерге мәгариф системасында өстенлекле бурычларның берсе булып тора, дип белдерде Олег Полстовалов.


Район мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Хафизов узган уку елына йомгак ясады һәм яңасына бурычлар куйды.


Өстенлекле юнәлешләрдән Ильдус Идерисович белем сыйфатын тәэмин итүне, матди-техник базаны ныгытуны, сәләтле балалар белән системалы эшләүне, санлы мохит булдыруны һәм балаларның сәламәтлеген саклауны атады. Тагын да ул районда белем бирү системасын гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру аша үстерү сорауларын яктыртты.

Никольск авыл биләмәсе башлыгы Клара Зәйнакаева үз чыгышында, авылда мәктәп мәдәни үзәк буларак аерым урын алып тора, дип белдерде.


Пленар өлештән соң аерым уңышларга ирешкән хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы башланды.
Читайте нас: