Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
2 сентябрь 2019, 12:19

Иң хөрмәтле кешеләр

Саузбаш авылы мәдәният йортында укытучыларга багышлап кичә оештырылды.

Чарага укытучылар һәм ветераннар чакырылды. Кичә башында Саузбаш авыл биләмәсе башлыгы Эльза Хәертдинова чыгыш ясады. Аннары сәхнәгә гомерләрен балалар укыту һәм тәрбияләүгә багышланган хөрмәтле ветераннарыбыз менде. Вәрисә Касимовна, Елена Госмангалиевна, Глүсә Заһитовна, Наталья Геннадьевна, Зәбира Заһитовна, Мәрвә Файзелгаяновна мәктәптә укыткан елларын сагынып искә алдылар.
Кичәнең алдагы кунаклары бүгенге укытучылар булды. Венера Яухәтовна, Залина Мөхәмәтсалиховна, Фәүзия Фарисовна, Гөлдәридә Сабитовна, Әнфисә Хәләфовна, Ильмира Әкрәмовна, Фәндәлия Гаяновна, Рәзинә Савитҗановна һәм мәктәп директоры Флүрә Нурмөхәмәтовна үсеп килүче буынны җәмгыятебезнең чын кешеләре итеп тәрбияләүгә күп көч салалар.
Укытучыларны хөрмәтләргә мәктәпне төрле елларда тәмамлаучылар, авылдашлар килде. Укытучылар адресына байтак җылы сүзләр әйтелде, матур җырлар һәм дәртле биюләр бүләк ителде.
Ә инде азакта бөтен катнашучылар да «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» җырын башкарды.
Теглар:саузбаш
Читайте нас: