Кама таңнары
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
3 сентябрь 2019, 15:25

Яңа Кабан мәктәбендә беренче сыйныфка 12 бала килде

Икенче сентябрьдә, яңа уку елы башлануын белдереп, район мәктәпләрендә беренче кыңгырау шалтырады.

Парта артларына 2694 укучы утырды, һәм шуларның 300е – беренче сыйныфка килүчеләр. Яңа Кабан мәктәбендә беренче сыйныфка 12 бала килде, һәм бу авыллар өчен бик зур сан!


Аеруча быел Яңа Кабанда 11нче сыйныфта нибары өч бала гына икәнен исәпкә алсак. Һәм барысы да – кызлар. Шуңа биредә беренче кыңгырау да минем өчен үзенчәлекле булды: кыңгырауны 11нчедә укучы егет җилкәсенә утырган беренче сыйныфта укучы кыз түгел, ә 11нчедә укучы кыз җитәкләгән беренче сыйныф малае яңгыратты.

Тугызынчы сыйныфны тәмамлаган сигез бала да укуларын көллиятләрдә дәвам итәргә теләк белдергән, ә бу сыйныфның дүрттән бер өлеше. Һәм сәбәбе – күп тапкырлар чәйнәлгән БДИда түгел. “Хәзерге яшьләр үзаллы тормышка омтыла. Күпләре акча эшләргә тырыша. Шул ике елда урта белем белән һөнәр дә алып була, ә вузга соңрак читтән торып та керергә мөмкин, дип исәплиләр”, - дип аңлата бу күренешне Яңа Кабан мәктәбе директоры Гүзәлия Бәшәрова.


Ялгышалар, минемчә. Беренчедән, ике ел тагын рәхәтләнеп әти-әни янында яшәп булыр иде, чөнки соңыннан гомерең буе алардан читтә яшисең бит. Икенчедән, өеңдә яшәү акча ягыннан чит шәһәрдә яшәүгә караганда отышлырак. Өченчедән, безнең укучылар БДИны һәрчак уңышлы тапшыралар һәм иң яхшы уку йортларына керәләр.



Яңа Кабан мәктәбен тәмамлаучылар да, ә алар җидәү булган, төрле уку йортларына кргән. Барысы да көндезге бүлекләрдә.
Теглар:яңа кабан
Читайте нас: