Кама таңнары
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
4 сентябрь 2019, 12:27

Кечкенә булсалар да зур җаваплылык сорыйлар

Районда мәктәп автобусларының 2019-2020нче уку елына әзерлеген тикшерделәр.

Балаларны йөрткәндә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатында һәм яңа уку елы башлану белән бәйле Русия Эчке эшләр бүлегенең Краснокама районы буенча бүлеге хезмәткәрләре мәгариф бүлеге вәкилләре белән мәктәп автобусларына техник тикшерү үткәрделәр.
«Балалар» дип язылган 10 сары автобус бер рәт булып тезелделәр. ЮХХДИ бүлеге начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Денис Имамов һәм бүлекнең өлкән инспекторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Руслан Әгъзәмов транспортны җентекле тикшерделәр, бөтен вак-төяккә дә «бәйләнделәр».
Автобусларның тышкы күренеше һәм техник торышы бәяләнде. Алар сарыга буялган һәм «Балалар» дигән язулы булырга тиеш. Тормоз системасы, тышкы яктылык приборларының төзеклегенә, тәгәрмәчләрнең тузу-тузмавына, хәвефсезлек каешлары, аптечка һәм ут сүндергечләрнең барлыгы-юклыгына аеруча игътибар иттеләр. Әйткәндәй, каешларның һәрберсен тикшерделәр һәм Саузбаш авыл биләмәсе автобусында бер төзек түгел каеш таптылар. Тагын да тахографтагы саннарның спидометрдагысы белән туры килү-килмәвен, запас чыгу урынының төзеклеген карадылар.
Әйткәндәй, мәктәп автобусларында тизлек чикләгечләр бар. Водитель бик теләгән очракта да чаба алмый. Җайланма тизлекне сәгатенә 60 чакрымнан арттырмый.
Автобус йөртүчеләрнең үзләрен дә тикшерделәр. Аларның «Д» категориясе, өч еллап стажы булырга тиеш һәм соңгы елда кагыйдәләрне бозмаулары зарур. Шушы шартлар үтәлмәсә, водительгә автобус йөртергә рөхсәт итмәячәкләр.
Бу көнне тикшерүгә китерелгән автобусларның барысы да уңай бәяләнде. Гомумән алганда, автобусларны яхшы әзерләгәннәр. Шулай булуга карамастан, кайберләрендә вак кына кимчелекләр табылды. Бу көнне 14 мәктәп автобусы тикшерү үтте, ә районда балалар йөртә торган 18 автобус бар.
Тикшерү беткәннән соң полицейскийлар водительләр белән инструктаж үткәрде һәм аларга нинди зур җаваплылык йөкләтелүен исләренә төшерделәр. Бу җаваплылык кечкенә пассажирларны йөрткәндә Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүгә кайтып кала.
Читайте нас: