Кама таңнары
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
5 сентябрь 2019, 11:54

Чын укытучы

Кутлинка авылындагы кичә районда танылган укытучы Сергей Сайтиевка багышланды.

Сергей Ильич районда мәгариф системасына һәм мари халкы мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән кеше. Ул чын укытучы, балаларга мавыктыргыч белем дөньясына юл ачучы. Аның укучыларының күбесе үз һөнәрләрендә бик яхшы уңышларга ирештеләр.
Сергей Ильич өстәвенә белемле һәм оста җитәкче дә. Курый авылы мәктәбен 10 елдан артык җитәкли инде ул. Мәктпәне тәмамлаучылар арасында мәгариф, медицина, авыл хуҗалыгы өлкәләрендә һәм башка тармакларда намуслы эшләүчеләр күп.
Сергей Ильич кичә барышында, укытучы укучысына дус та, үрнәк тә, остаз да булырга тиеш, дип ассызыклады. Кутлинка башлангыч мәктәбе мөдире Л.Петрушкина, башлангыч ветераннар оешмасы рәисе Ф.Саликов һәм авылдашлары да шул фикерне куәтләделәр.
Яраткан остазларына багышлап мәктәп укучылары шигырьләр укыды, җырлар башкарды.
И.Сапаева, китапханәче
Читайте нас: