Кама таңнары
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
24 сентябрь 2019, 15:47

Кабинетлар яңара

Николо-Берёзовка мәктәбендә "Үсеш ноктасы" проекты буенча кабинетлар ачылды.

"Үсеш ноктасы" "Мәгариф" гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында эшләнгән һәм белем бирү сыйфатын арттыруга юнәлтелгән.
Бу проектта быел районның өч мәктәбе катнаша. Алар арасында Николо-Березовка мәктәбе дә бар.
Проектны тормышка ашыру өчен районга 5 млн сум - һәр мәктәпкә 1,6 млн сум бүленгән. Өстәп кабинетларны ремонтлауга район бюджетыннан акча бүленгән. Проектка информатика, технология, ОБЖ һәм проект эшчәнлеге кабинетлары кергән.
23 сентябрьдә кабинетларны тантаналы ачу булды.
Читайте нас: