Кама таңнары
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
23 октябрь 2019, 19:21

Музейны бөтен илгә таныттылар

Яңа Кабан мәктәбе укытучысы Наталья Миранова укучылары белән белем бирү оешмалары музееның Бөтенрусия конкурсында катнашты.

Укытучы хезмәте дәресләр һәм җыелышлар белән генә чикләнми. Краснокама укытучылары укучылары белән төрле ярышларда да катнашырга өлгерә.
Яңа Кабан мәктәбе укытучысы Наталья Миранова укучылары белән белем бирү оешмалары музееның Бөтенрусия конкурсында катнашырга чакырылды. Аңа кадәр ул мәктәп музейлары конкурсының республика этабында җиңде. Наталья Львовна география, технология, рәсем дәресләрен алып бара, мәктәп музее җитәкчесе булып тора.
Конкурс 7-11 октябрьдә Мәскәүдә узды. Аның инициаторы – РФ Мәгариф министрлыгы. Конкурста 30дан артык төбәк (Кырым, Севастополь, Кемерово өлкәсе, Коми Республикасы, Ленинград өлкәсе, Новосибирск өлкәсе) катнашты. Әмма аларны көндәшләр дип атарга тел бармый, киресенчә, музейлар бергәләп бөртекләп илебез тарихын җыя һәм саклый.
Башкортстан Республикасыннан конкурста өч мәктәп музее катнашты, шулар арасында - Яңа Кабан интернат-мәктәбе музее да.
Конкурсның финал туры йомгаклары буенча укучыларыбыз Тимур һәм Руслан Мирановлар дипломнар белән бүләкләнде, ә музей җитәкчесе “Тарихи музейлар” секциясенең фәнни җитәкчесе” номинациясендә җиңүче дип танылды.
Бөтенрусия музейлар конкурсы кысаларында катнашучыларга өстәмә конкурс программалары тәкъдим ителде. Болар: фотоконкурс, видеоконкурс, экскурсоводлар конкурсы һәм “Дуслык киче” иҗат конкурсы.
Конкурста катнашучылар бик күп музейларда булды. Алар өчен Кремль һәм Кызыл мәйдан буйлап җәяүле экскурсия оештырылды.
Читайте нас: