Русиядә бу акция дүртенче тапкыр уза. Районда этнографик белемнәрен 82 кеше тикшереп карады.
Диктант 30 сораудан тора. Шуның унысы — Башкортстан турында. Чарада катнашучыларга 45 минут вакыт бирелде. Диктант язучыларның белеме 100 балл системасы ярдәмендә тикшерелә.
Төрле сәбәпләр буенча бүген диктантта катнаша алмаучылар белемнәрен Зур этнографик диктантның рәсми сайтында - www.miretno.ru - тикшерә ала. Анда 1-4 ноябрьдә онлайн-тест үткәрелә.