Һәр катнашучыга өч сәгать дәвамында, экспертлар ярдәме белән кейс биремнәрен үтәү аша, "һөнәрләрне куллары белән тотып карау" мөмкинлеге бирелде. Укучыларга бүген үсеш алган һөнәрләр белән бәйле 8 тематик юнәлеш бирелде. Болар: «Медицина һәм сәламәтлек», «IT һәм коммуникацияләр», «Җитештерү, эшкәртү һәм материаллар», «Авыл хуҗалыгы һәм табигатьтән файдалану», «Хәвефсезлек», «Хезмәтләр, тукландыру һәм туризм», «Төзелеш һәм шәһәр мохите», «Энергетика һәм нефть-газ эше».