Район укытучылары бер-берсе белән даими очрашып, тәҗрибә уртаклашып, мәгарифтәге яңалыклар белән бүлешеп тора. Кичә, мәсәлән, Яңа Кабан интернат-мәктәбендә технология укытучыларының район методик берләшмәсе утырышы узды. Укытучылар анда “Үсеш ноктасы” белем бирү үзәгендә заманча мәгълүмат технологияләрен һәм укыту чараларын куллану” темасына фикер алышты.