Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 ноябрь 2019, 17:50

Укытучыларга хезмәт хакы түләү системасын яңадан караячаклар

Укытучыларга хезмәт хакын исәпләүнең яңа системасында яшь укытучыларга аерым игътибар биреләчәк.

Ведомство башлыгы Айбулат Хаҗин, республикада педагогларга аена уртача 30 990 сум акча түләнә, дип билгеләде. Әлбәттә, акча стаж, категория, сыйныф җитәкчелеге, дәрестән тыш эшчәнлек өчен өстәмәләргә бәйле.
Яшь белгечләрдә бу өстәмәләр бик аз, шуңа күрә аларның хезмәт хакы уртачадан ике тапкыр кимрәк булырга мөмкин.
«Югары уку йортын тәмамлап яңа эшкә урнашкан яшь укытучы 15,5 мең сум ала дип дөресен әйтә алам. Бер ставка турында әйтәм мин. Әлбәттә, бу яшь кешегә гаилә кору һәм алга таба үсеш турында уйларга мөмкинлек бирерлек хезмәт хакы түгел», – дип белдерде Хаҗин.
Хезмәт хакын исәпләү системасында нәрсәләр үзгәрәчәген министр аныклап узмады, әмма яшь укытучыларга аерым игътибар биреләчәк, дип ассызыклады.
Фото: редакция архивыннан
Читайте нас: