Кама таңнары
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Мәгариф
29 ноябрь 2019, 18:29

Балалар бакчасында – юбилей

Николо-Березовка авылындагы 1нче санлы «Березка» балалар бакчасы 60 еллык юбилеен билгеләде.

Балалар һәм педагоглар кунакларга концерт номерлары, сәхнәләштерелгән тамаша әзерләгән иде. Балалар бакчасы ветераннарына да хөрмәт күрсәтелде бу көнне - аларга чәчәкләр һәм бүләк тапшырдылар.
Балалар бакчасында эшләүчеләргә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Ә инде балалар бакчасына бүләк ителгән төрле сертификатлар сабыйларның бакчадагы тормышын тагы да күңеллерәк һәм файдалырак итәр өчен бик тә ярап куячак.
Читайте нас: