Кама таңнары
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
10 декабрь 2019, 23:19

«Хокукый шимбә»

Шушнур урта мәктәбендә шундый девизы астында Халыкара кеше хокуклары көненә һәм РФ һәм БР Конституцияләре көненә багышланган тематик шимбә үтте.

Чара башында Ватан турында, хокукларыбыз турында шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Башлангыч сыйныф укучылары күрсәткән «Урман юридик консультациясе» инсценировкасы бик фәһемле булды.
Аннары югары сыйныф укучылары арасында хокукый турнир оештырылды. Кеше хокуклары һәм Конституция өлкәсендә үзләренең белемнәрен күрсәтеп, ике команда да бертигез очко җыйды.
Читайте нас: