Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
10 декабрь 2019, 16:50

Радий Хәбиров: «Бездә 150гә якын вузара кафедра, яхшы җиһазландырылган яңа лабораторияләр барлыкка киләчәк»

Бу хакта бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында белдерде.

Башкортстанда дөнья дәрәҗәсендәге фәнни-мәгариф үзәге оештыру — республика өчен мөһим алга китеш. Бу хакта бүген Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында республика Башлыгы Радий Хәбиров белдерде.
- Сез безнең республика, аның киләчәге өчен моның ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын беләсез. Ил Президенты белән очрашуда мин беренче эш итеп фәнни-мәгариф үзәкләре буенча мәсьәләне күтәрдем, ярдәм сорадым. Без бу фәнни-мәгариф үзәге кысаларында химия, энергетика, медицина, акыллы машиналар һәм авиация юнәлешләрендә эш алып барабыз. Бу тармакларда технологик лидерлыкка омтылачакбыз. Яңа перспективалы белгечлекләр ачырга ниятлибез. Фән кешеләрен җәлеп итәчәкбез. Бездә 150гә якын вузара кафедра, яхшы җиһазландырылган яңа лабораторияләр барлыкка киләчәк. 5 мең урынга исәпләнгән заманча вузара студентлар кампусы төзиячәкбез, — диде Хәбиров.
Төбәк Башлыгы әйтүенчә, республикада шулай ук Евразия федераль университеты төзеләчәк.
Читайте нас: