Кама таңнары
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
16 декабрь 2019, 17:45

Кыш бабай призларына беренчелек

15 декабрьдә Нефтекама шәһәренең Физкультура йортында йөзү буенча беренчелек үтте.

Анда Яңавыл, Нефтекама, Сарапул шәһәрләреннән һәм күрше-тирә районнардан ике йөзгә якын кеше катнашты. Краснокама районы данын «Прикамье» физкультура-сәламәтләндерү комплексында Ольга Изилаева һәм Вера Исмәгыйлова җитәкчелеге астында шөгыльләнүчеләр яклады.
«Прикамье»ның 20дән артык 7-14 яшьлек спортчысы барлык яшь төркемнәрендә дә ярышты һәм төрле йөзү стильләрендә иң яхшы йөзүче исеменә көрәште. Безнең спортчылар җиңүчеләр булып һәм призлы урыннар алып, пьедестал баскычына 12 тапкыр күтәрелде. Ике кешегә беренче үсмерләр разряды бирелде.
Барлык җиңүчеләргә һәм призерларга да медальләр һәм грамоталар, һәм, әлбәттә, Кыш бабай белән Карсылудан татлы бүләкләр тапшырылды.
Читайте нас: