Яңа ел чыршысын балалар һәрчак сагынып көтеп ала. Ә район хакимияте башлыгы чыршысына эләгү – һәр баланың изге теләге ул. Менә быел да төп чыршы бәйрәменә район мәктәпләреннән актив укучылар, уку алдынгылары, олимпиада һәм спорт ярышларында җиңүчеләр килеп җыелды.
Якынлашып килүче бәйрәм белән кунакларны район хакимияте башлыгы Рөстәм Мусин котлады. Чыршы бәйрәменә яхшыларның иң яхшылары – Краснокама районын район, республика, бөтенрусия чаралары һәм ярышларында танытучылар җыелды, дип ассызыклады ул. Балаларны ул ирешелгәннәрдә туктап калмаска, тагы да зуррак үрләр яуларга чакырды. Укучыларга изге теләкләрен мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Хафизов та җиткерде.
Яңа ел костюмнары кигән укучылар үзәк район мәдәният йортының иҗат коллективы әзерләгән театрлаштырылган тамашада теләп катнашты. Балаларны чын Яңа ел тантанасы көтә иде. “Морозко” әкияте буенча төзелгән тамаша һәркемнең күңеленә хуш килде. Кызыклы сюжет, матур көй, төсле костюмнар, бәйрәм кәефе – ихлас күңел ачарга нәрсә кирәк тагын! Кыш бабай һәм Карсылу әкият персонажлары белән балаларга чын могҗиза тудырдылар.
Район мәктәпләреннән талантлы укучылар башкаруындагы җыр-биюләр бәйрәмгә аерым ямь өстәде.