Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
4 гыйнвар 2020, 21:15

Әти-әниләре белән бергәләп ярыштылар

4 гыйнварда Куян мәктәбендә "Яңа ел гаилә уеннары" республика фестивале кысаларында "Күңелле стартлар" үтте.

Чарада БР Дәүләт җыелышы - Корылтай депутаты Булат Юмадилов, район мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Хафизов, Куян авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Валерий Сазыкин катнашты.
"Күңелле стартлар"да 2Б һәм 3В сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары ярышты. Эстафета ярыш формасында үтсә дә, бәйрәм күңелле булды һәм анда дустанә атмосфера хакимлек итте. Барлык катнашучылар да дипломнар һәм призлар белән бүләкләнде.
Читайте нас: