Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
14 гыйнвар 2020, 16:10

Арланнан яшь «галимнәр»

Арлан мәктәбе укучылары Бөре шәһәрендә үткән БР белем бирү учреждениеләрендә укучыларның «Совенок-2020. Тикшеренү – танып белү ысулы буларак…» Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясендә катнашты.

Конференциядә республикабызның төрле почмакларыннан төрле яшьтәге укучылар катнашты. Безнең район данын Арлан мәктәбеннән биш укучы: В.Тимергалиева (3нче сыйныф), Элиза Шакирова (4нчы сыйныф), инглиз теле буенча тикшеренүләр нәтиҗәләрен тәкъдим иткән Рәвилә Гыйләҗева (8нче сыйныф), 9нчы сыйныф укучылары - математика һәм психология буенча эшләр тәкъдим иткән Румия Гыйләҗева һәм җәмгыять белеме буенча Евгения Саликаева яклады.
Кызлар югары әзерлек дәрәҗәсен һәм тыңлаучыны җәлеп итә алуларын күрсәтте. Жюри укучыларның материалларны яхшы беләүләрен, оригиналь аңлатуларын, эшләренең конференция таләпләренә туры килүләрен югары бәяләде. Конкурс йомгаклары буенча безнең укучылар яхшы күрсәткечләргә иреште – алар барысы да икенче һәм өченче дәрәҗә дипломнары белән бүләкләнде.
Читайте нас: