Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 гыйнвар 2020, 23:00

Һөнәрләрнең барысы да кирәк

«Йолдызлык» балалар иҗат үзәгендә һөнәрләргә багышланган төрле чаралар узды.

Шуларның берсе - «Һөнәрләрнең барысы да кирәк, һөнәрләрнең барысы да мөһим!» темасына ачык дәрес. Өстәмә белем бирү педагогы Р.Хафизова укучылар, педагоглар һәм ата-аналарны сирәк очраган һөнәрләр белән таныштырды, пыяла өрүче һөнәре турында презентация күрсәтте.
Аннары «Бусинка» берләшмәсе укучылары интерьерны бизәү өчен уенчыклар ясады. Дәрес ахырында эшләрдән күргәзмә оештырылды.
Читайте нас: