Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
30 гыйнвар 2020, 13:50

Башкорт филологиясе факультеты ябыламы?

Узган ялларда социаль челтәрләрдә Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында башкорт филологиясе факультетын ябалар дигән хәбәр таралды. Шул уңайдан университет ректоры Салават Сәгыйтов мөрәҗәгать белән чыгыш ясады.

“Хөрмәтле студентлар, магистрантлар, аспирантлар, профессор-преподавательләр корпусы, башкорт филологиясе факультеты чыгарылыш студентлары, коллегалар! Факультет ябыла дигән мәгълүмат дөрескә туры килми. Кызганычка каршы, күпләр, ялган хәбәрне чынга алып, актив рәвештә фикер алыша башлаган. Әлбәттә, рәсми рәвештә расланмаган мәгълүматның шулай киң таралуы бик күңелсез хәл. Рәсми рәвештә хәбәр итәм – факультет ябылу турында сүз бармый. Бара да алмый. Аңлатма бирер өчен безнең бүгенге эшләребез белән таныштырып үтәм.
Башка факультет яисә институт кебек үк башкорт филологиясе факультеты да даими үсеш таләп итә. Бүгенге көндә факультетта 300дән артык студент һәм магистрант белем ала, ә 10 еллап элек аларның саны 600 кешедән артык иде. Бу уңайдан, озаклап анализлар үткәргәннән соң, профессор-преподавательләр корпусы белән фикер алышканнан соң, башкорт филологиясе факультеты составында Көнчыгыш телләр өйрәнү үзәге булдырырга һәм Рухи үсеш ресурс үзәге факультеты составына кертергә дигән тәкъдим булды. Бу тәкъдимнәр уртак булды, хезмәткәрләр һәм башкорт филологиясе факультеты студентлары хуплавына ия булды...”
БДПУ ректоры Салават Сәгыйтовның тулы чыгышын шушы сылтама https://bspu.ru/news/10587 аша укый аласыз.
Читайте нас: