Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
3 февраль 2020, 17:30

ӘЗЕРЛЕК СЫЗЫГЫНДА

Үткән атнада Куян авы­лында төзелеп килгән ба­лалар бакчасында рай­он хакимияте, төзелеш алып барган подряд­чылар, «Яңа техника» җәмгыяте, мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек идарәсе вәкилләре со­ставындагы комис­сия булды. Комиссия объектның әзерлеген бәяләде, кисәтүләр яса­ды һәм аларны бетерүгә сроклар билгеләде. Бала­лар бакчасының якын­ча эшли башлау датасы да билгеләнде – февраль ур­тасы.

Куян авылында 95 урынга исәпләнгән балалар бакчасы «Башкортстанның 100 еллы­гына – 100 объект» республика программасы кысаларында 2018 елның көзендә төзелә башлады. Бүгенгә төзелеш тәмамланган диярлек.
«Яңа техника» подрядчы оеш­масы төзелеш эшләренең үз өлешен бетергән дияргә була. Барлык бүлмәләр дә әзер: биш төркем, спорт залы, музыка залы, кухня һәм ярдәмче бүлмәнең кайларда булачагы аңлашылып тора. Бинаның тышкы ягы да матурланган – чагу линеар панельләр белән тышланган бина ерактан ук күренеп тора.
Бүген бинаны барлык коммуникацияләргә дә то­таштырганнар. Балалар бакчасы автоном казанлык белән җылытыла, шунлыктан җылыны кайчан кирәк, шунда кабызырга мөмкин булачак. Объектның барлык бүлмәләренә дә ут кертелгән. Балалар бакча­сы территориясендә төзелгән казанлыктан тыш, үзенең трансформаторы да бар. Ут сүнгән очракка проект тара­фыннан дизель электростан­циясен урнаштыру да карал­ган. Җәй көне, җылылыкны сүндергән вакытта, җылы су белән тәэмин итү мөмкинлеге дә каралган – моның өчен төркемнәрдә су җылыткычлар куелган. Шушы көннәрдә лиф­тны урнаштырачаклар – ул проект тарафыннан сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән ба­лалар өчен каралган.
Без объектта соңгы тапкыр булганнан соң балалар бакчасы территориясендә биш кирпеч веранда да (һәр төркем өчен) төзелгән һәм аларга асфальт җәелгән. Балалар бакчасы тер­риториясен таләпләргә ярашты­рып бетерер өчен биредә яз көне төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләрен башкарасы, каралган мәйданчыкларга резин катлам­нар җәясе калган.
Бу эшләргә җаваплы оешма бинаның эчендә дә зур эшләр башкарган, тәрәзә, ишекләр, сантехника куйган, ут керткән.
- Безнең оешма былтыр 15 ноябрьдә эшли башлады. Эшләр бик күп иде – бик кыска сро­кларда тәрәзә-ишекләр куярга, барлык бүлмәләрне дә штука­туркаларга, агартырга, буярга, санузелларга плитәләр җәяргә, анда сантехника куярга һәм баш­ка эшләр. Эшләргә бик күп кеше җәлеп итәргә туры килде, шул исәптән, урындагы кешеләрне дә, алар хәтта ике смена эшләде. Нәтиҗәдә без бүгенгә эшләрне тәмамлап киләбез, - дип сөйли субподрядчы оешма җитәкчесе Ильяс Мамедов.
Чыннан да бүген биредә эшләүчеләр үткән ике айда­гы кебек күп түгел - берничә кеше батареялар буйый, кемдер электрчыларның эшләреннән соң җитезсезлекләрне бетерү белән мәшгуль, берәүләр бусага­лар куя, икенчеләр яңа гына куел­ган видеокүзәтү камераларының эшен тикшерә.
Бинада хәвефсезлек чарала­рына да зур игътибар бирелгән – объектта берничә запас чыгу юл­лары бар, һәр бүлмәгә янгын ту­рында хәбәр итүче җайланмалар куелган, бөтен балалар бакчасы буенча 11 видеокүзәтү камерасы урнаштырылган.
Бүген бинага мебель һәм җиһазлар ташыйлар. Кухня өчен корылмаларның күбесе кайтарылган да инде – хәзер суыткыч, духовкалар һәм башка техниканы урнаштырырга һәм комплектлаштырырга кирәк. Төркемнәр дә мебельләр белән комплектлана - аларны җыясы һәм таләпләргә ярашлы урнаш­тырасы гына кала.
Читайте нас: