- Әлфисә Абдулловна, төгәл фәннәр белән балачактан ук кызыксындыгызмы? Физика фәненә юлыгыз нинди булды? Нишләп бу һөнәрне сайладыгыз?
- Физика, математика кебек төгәл фәннәрне балачактан ук яраттым мин. Әтием дә физика укытучысы иде. Кызганычка каршы, ул бик иртә китте арабыздан, мин ул чакта икенче сыйныфта гына укый идем. Әмма сыйныф җитәкчем физика укытучысы Әдһәм Хәсәнов булды. Бик шәп укытучы иде ул. Физика укытучысы булачагымны ул мәктәптә укыганда ук әйтте. Мин карышмадым да, мәктәптә үк үземне укытучы итеп күрдем. Мәктәптән соң ук математика укыта башладым.
Укучылар бик яхшы кабул итте үземне. Сигезенче сыйныфныкылар иде алар, безнең яшь арасы да ике генә ел иде. Туган авылым Воядыда укыттым. Авыл балалары бик тыйнаклар бит ул, алар белән эшләү җиңел булды. Укытучылар да мактап торды үземне. Шуңа илһамланып, мин БДПИга укырга кердем.
Бүгенгә 40 ел педагогик стажым бар. Шуның 21 елы Николо-Березовка мәктәбендә үтте. Укытучы булганыма беркайчан да үкенмәдем.
- Белүемчә, укучыларыгыз олимпиадаларда яхшы нәтиҗәләргә ирешә һәм БДИда югары баллар җыя.
- Гыйнвар аенда Уфада физика буенча олимпиаданың Бөтенрусия этабы үтте. Укучым Дмитрий Мәҗитов шунда призлы урын алды. Анда республика районнары һәм шәһәрләреннән 230 бала катнашты. Дима яшендәгеләр - 43 кеше. Һәм безнең Дмитрий тугызынчы урынны алды, ә призлы урыннар анда – 12. Биремнәр бик катлаулы булды. Узган елда сигезенче сыйныфта укучым Ринат Шәрипов Бөтенрусия Гагарин олимпиадасының муниципаль этабында җиңеп чыкты. Ел саен «Физика буенча Башкортстан Кубогы» республика турнирында катнашабыз. Районда беренче этапта без - икенче, икенче этапта беренче булдык. Алда тагын ике этап. Районда кубокны берничә тапкыр алдык инде. Ә 2017 елда республика этабында дүртенче урын алдык.
- БДИны укучыларыгыз ничек тапшыра?
- Яхшы бирәләр. 60 баллдан да калганнары юк. 2017 елда укучым Максим физика буенча 92 балл җыйды. Хәзер ул Уфа нефть университетында укый.
- Мәктәптә физика дәресләрен кыскартулары ачуыгызга тимиме, ни өчен төгәл фәннәрне санга сукмыйлар?
- Соңгы елларда мәктәпне тәмамлаучыларыбыз аз, мәсәлән, 2019 елда 11 генә кеше булды, шуларның икесе генә физика буенча БДИ тапшырды. Физиканы сайлаучылар күп булган елларда бездә профильле сыйныфлар оештырдылар, аларда физиканы атнасына биш сәгать укыттым.
- Физиканы популярлаштыру өлкәсендә эшләргә Сезне нәрсә этәрә? Табигый, төгәл фәннәр нәрсәсе белән сокландыра Сезне? Физикада Сезнең өчен нәрсә иң кызыклысы һәм матуры?
- Мин төгәл максат белән эшлим: балаларны физика буенча мисаллар чишәргә генә түгел, ә алган белемнәрен тормышта кулланырга өйрәтергә дә тырышам. Физика – бик кызыклы фән ул, укучыларга аеруча лаборатор эшләр, тәҗрибәләр үткәрү ошый.
- Белем бирү ысуллары һәм карашларында нәрсәләр үзгәртергә теләр идегез?
- Физика дәресләренә килгәндә, яңа әсбаплар кирәк. Без әлегә кадәр иске, совет заманыннан калганнары белән эшлибез. Кызганычка каршы, әсбаплар хәзер кыйммәтле. Мәсәлән, сыйныфка 10 прибор кирәк, ә берсе аның 10 мең сум тора. Кабинетта интерактив такта бар ул, анимацион тәҗрибәләр куеп була, ләкин шулай да балаларга чын тәҗрибәләр күрсәтәсе килә.
- Балаларны теге яки бу фән белән ничек кызыксындырып була?
- Мәсәлән, бала дәрестә телефон тотып утыра. «Ә син дөньяның теләсә кайсы почмагындагы кеше белән нәрсә аркасында сөйләшә алуыңны беләсеңме? – дим мин. – Физика дәресендә без шуны өйрәнәчәкбез».
Балаларның сораулары күп була, ә мин болай дип җаваплыйм: «Боларның барысын да өйрәнәчәкбез. Әмма физиканы башыннан укырга кирәк, югыйсә соңыннан аңламаячаксыз».
- Нинди уку көне Сезнең өчен уңышлы була?
- Балаларның барысы да өйгә бирелгән эшләрне әзерләп килсә, дәрескә әзер булсалар, мин шуннан канәгать.
- Икеле куярга яратмыйм. Беренче тапкырга журналга куймыйм, үземнең дәфтәремә куям. Икенче тапкырда җавабы өчен баллны бергә киметәм.