Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
6 февраль 2020, 19:25

БЫЕЛ УК КҮЧЕП БУЛАЧАК

Район мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Хафи­зов башлангыч сыйныф укучыларын быел ук буш­лай туклануга күчереп була дип исәпли.

Русия президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка Юлламасында башлангыч сыйныфта уку­чыларны бушлай ашату тәкъдимен кертте. Һәм әлеге яңалыкны инфраструктура мөмкин иткән урыннар­да - 2020 елның 1 сентябреннән үк, ә мөмкин булма­ган урыннарда 2023 елдан кертергә тәкъдим итте.
Мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Хафизов опера­тив киңәшмәдә, безнең районда мәктәп туклануы инфраструктурасының моңа мөмкинлеге бар, шуңа күрә президентның әлеге кушуын быел ук үти ала­быз, дип белдерде. Мәктәп ашханәләре аутсорсинг­ка тапшырылган иде, бу эш бездә җайга салынган инде, аутсорсер шул еллар эчендә ашханәләрне ак­тив җиһазландырды, искеләрен яңартты.
Бездә башлангыч сыйныфларда барлыгы 1177 уку­чы исәпләнә. Аларны бушлай ашату өчен 6,4 млн сум акча кирәк. Алар өч чыганактан - федераль, төбәк, урындагы бюджетлардан бүленәчәк.
Читайте нас: