Районда туклануны оештыру функциясе «Гранд-логистик» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте аутсорсинг компаниясенә тапшырылды. Барлык мәктәпләрдә Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын саклау дәүләт комитеты тәкъдим иткән бердәм меню буенча ашаталар. Укучылар барлык инстанцияләр белән дә килешенгән өченче вариант буенча туклана. 1-11 сыйныфларда төшке аш якынча көненә 50 сум тора. Бер укучыга көненә 5 сум исәбеннән компенсация түләнә.
- Районда үткән уку елында гамәлдә булган туклану буенча барлык ташламалар да сакланган һәм тәкъдим ителгән документлар нигезендә барлык балаларга да бирелә. 2019 елның 1 сентябреннән инвалид балаларга ике тапкыр ашауга көненә 100 сум ташлама бирелгән, – дип сөйли Эльза Михайловна. – Башлангыч мәктәпләрдә (Кутлинка мәктәбеннән башка) буфет оештырылган, менюның бәясе көненә 15 сум тора. Әлеге мәктәпләрдә кайнар туклануны оештыруга шартлар юк. Балаларга, укучыларның ата-аналары белән килешү буенча, печенье яисә вафли белән кайнар чәй бирелә.
Өч мәктәпнең барысында да укучылар тәнәфес вакытында билгеге графикка ярашлы туклана. Тәнефес озынлыгы 20 минут. Башлангыч сыйныфлар ашханәгә укытучылары белән килә, калган укучылар ашаганда яннарында сыйныф укытучылары була.
- Туклану яхшы дәрәҗәдә оештырылган, блюдолар кайнар, - ди район хакимитяте каршындагы җәмәгать советы рәисе. – Меню ашый торган залда күренеп торган җиргә эленгән. Менюга салатлар, ашлар, боткалар, итле блюдолар, эчемлекләр, җиләк-җимеш кергән. Ашау залларында чиста, иркен.
Технологик җиһазлар (плитә, мармитлар, кухня шкафы) төзек, әмма, файдалану сроклары үтеп барганлыктан, аларны алыштыру таләп ителә. Мәгариф бүлеге - мәктәп ашханәләрендәге искергән мебельләрне, ә «Гранд-логистик» искергән корылмаларны - Шушнур мәктәбендә мармитларны, плитәләрне; Арлан интернат-мәктәбендә пешерү шкафын, мармитлар һәм плитәләрне, акча табып, алыштыра алса яхшы булыр иде.
Шулай ук ата-аналар белән эшләрне активлаштырырга, мәктәп һәм сыйныф ата-аналар җыелышларында укучыларны ашату турында сөйләргә кирәк. Ата-аналар комитетын чакырып, ашларга дегустация үткәрү, блюдолар күргәзмәсе кебек чаралар оештырырга кирәк.
Гомумән, комиссия укучыларның туклануын оештыру буенча мәктәпләрнең яхшы эшләвен билгеләде, әлеге өч мәктәптә укучыларның 99%ы кайнар аш белән тәэмин ителә.