Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
14 февраль 2020, 11:25

ФИКСИКЛАР ИНТЕРНЕТТА ЭШЛӘРГӘ ӨЙРӘТӘ

Яңа Каенлык интернат-мәктәбендә информатика укытучыларының район методик берләшмәсе утырышы узды.

Утырышның беренче өлешендә Г.Сабирҗанова «Фиксикларның серле дөньясы» дип аталган чара күрсәтте. Укучылар Фиксиклар белән сорауларга җавап эзләде, ребуслар, видеотабышмаклар чиште.
Шул рәвешле Фиксиклар укучыларны Интернетта эшләү кагыйдәләре белән таныштырды.
Илебез быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү һәм Советлар Союзы Герое якташыбыз Шәриф Сөләймановка 100 ел тулу уңаеннан укучылар кунакларга геройның батырлыклары турында сөйләде. Утырышның практик өлеше мәктәп турында фильм күрсәтү белән тәмамланды.
Икенче өлештә утырышка килгән информатика укытучылары эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Башка сораулар да тикшерелде.
Читайте нас: