Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
20 февраль 2020, 19:05

КЕМ ДИКТАНТ ЯЗАРГА ТЕЛИ?

21 февральдә Башкортстан Республикасы халкы телләрендә Халыкара диктант язу оештырылачак.

Диктант 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры Миңнегали Шайморатовның тууның 120 еллыгына багышлана.
Диктант өчен язучы-публицист, Бөек Ватан сугышы ветераны, 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең элекке сәяси бүлек начальнигы урынбасары С.Р.Кадыйровның «Урал бөркете»ннән өзек сайланган.
Безнең районда билгеләнгән 23 мәйданчыкның кайсысына булса да мөрәҗәгать итеп, диктант язуда һәркем катнаша ала.
Мәйданчыклар Куян, Николо-Березовка, Яңа Нугай, Яңа Кабан, Иске Мошты, Иске Янъегет, Яңа Актанышбаш, Яңа Каенлык, Бөрнеш, Арлан, Курый, Яңа Бура, Яңа Бөртек, Мүзәк, Раздолье, Никольск, Шушнур, Саузбаш, Мәнәк, Саклау, Иске Каенлык, Яңа Татыш, Яңа Янъегет мәктәпләрендә оештырылган.
Гомуми белем бирү учреждениеләрендә диктант рус, башкорт, татар һәм мари телләрендә языла һәм 2020 елның 21 февралендә сәгать 12.00дә башлана.
источник информации: https://vk.com/krasnokamaroo
Читайте нас: