Кама таңнары
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
21 февраль 2020, 18:05

ТУГАН ТЕЛНЕ НИЧЕК САКЛАРГА?

Бүген Халыкара туган телләр көне билгеләнә. Җирдә 7 мең тел исәпләнә, әмма аларның күбесе югалу куркынычы астында. Ә телләрнең югалу сәбәпләренең берсе – туган телләрендә сөйләшүчеләрнең саны кимү, ягъни туган телләрен өйрәнергә теләмәү. Без бүген Арлан интернат-мәктәбенең мари һәм рус телләре укытучысы Лидия Митаева белән мәктәптә туган телләрне өйрәтүдә килеп туган проблемалар турында сөйләшәбез.

- Лидия Имановна, минем белән килешәсездер, элекке буын нигездә туган телендә сөйләшә иде, әти-әнисенең телен аңламаган бала юк иде диярлек. Сез ничек уйлыйсыз, бу нәрсә белән бәйле? Мәсәлән, үзегезнең балачагыгыздан чыгып...
- Иң беренче, безнең балачакта шартлар бөтенләй икенче төрле иде. Мин, мәсәлән, 1960 елда туганмын (Яңавыл районы, Яңа Уръя авылы), телевизорсыз үстем, кая инде, хәтта утны да 1968 елда гына керттеләр. Шуңа күрә без гаиләдә, иптәшләребез, авылдашларыбыз белән күп аралаштык – һәм барыбыз да туган телдә сөйләшә идек. Мәктәптә дә туган телне тирән өйрәндек. Туган телдә китаплар да күп укыдык – китапханәче һәрвакыт Йошкар-Оладан китаплар алып кайта иде. Элек барлык авылларда да кешеләр туган телендә сөйләшен кенә калмады, күп укыды да. Хәзер, кызганычка каршы, милли әдәбият ул кадәр абруйлы түгел.
- Мәктәптә эшләгән елларыгызда укучыларның, ата-аналарның туган телне өйрәнүгә булган карашы ничектер үзгәрдеме?
- Шуны әйтә алам – туган телен өйрәнергә теләгән балалар саны елдан-ел кими. Элек, мәсәлән, мари теле дәресләрендә 14әр укучы утырса, хәзер – 5-6 бала. Шуңа күрә дәресләрне ике сыйныфны (5-6, 7-8, 10-11 сыйныфларны) берләштереп үткәрергә туры килә, 9нчы сыйныфлар өчен генә аерым үткәрәм, чөнки аларны мәҗбүри дәүләт имтиханнарына әзерләргә кирәк. Бу берникадәр дәрәҗәдә мәктәптәге барлык балалар санының кимүе белән дә бәйле, әмма шулай да туган телне өйрәнүдән баш тарту очраклары да бар. Бүген мәктәптә мари телен мәктәптәге 179 баладан барлыгы 48 укучы өйрәнә. Югыйсә, күбесе өчен мари теле – туган тел.
- Лидия Имановна, ә андый тенденцияне нәрсә белән бәйлисез?
- Ата-аналарның күбесе туган тел дәресен балаларына киләчәктә кирәк булачак белем дип түгел, ә өстәмә йөкләнеш кенә дип исәпли. Һәм шулай уйлап, алар нык ялгыша. Хәтта үземнең рус телен укыту тәҗрибәсеннән чыгып та әйтә алам – туган телләрен (татар да, башкорт та) өйрәнгән балалар рус телен дә яхшырак белә. Ни генә дисәң дә, туган тел – һәркемнең үз тамыры ул.
- Менә Сезгә балалар беренче туган тел дәресенә килде ди. Сез аларны ничек кызыксындырасыз, дәртләндерәсез?
- Беренче дәрестә һәрвакыт халкыбызның тарихы, мәдәниятебезнең байлыгы, традицияләребез, ата-бабаларыбызның туган телдә сөйләшүләре һәм шул байлыкны безгә тел аша тапшырулары турында сөйлим. Һәм балалардан киләсе буын үзенең тамырларын белсен өчен боларның барысын да саклый алырбызмы дип сорыйм. Балалар, кагыйдә буларак, бу турыда уйлана.
- Укучылар туган телне өйрәнү буенча уңышларга ирешәләрме? Һәм Сез аларны ничек бәялисез?
- Объектив бәялим. Әмма шул ук вакытта таләп тә итәм – бу «икеле» билгесе куя торган фән түгел дип исәплим, киресенчә, укучыларның тырышлыкларын уңай билгеләр белән хуплыйм.
Ә кайбер укучылар туган телне үзләре дә бик кызыксынып өйрәнә. Андый укучылар туган тел буенча район, республика һәм төбәкара олимпиадаларында да уңышлы чыгыш ясый. 2016, 2019 елларда Елизавета Сайпушева, Анастасия Тимиршина республика һәм төбәкара олимпиадаларында призлы урыннар алды. Хәзер Мария Сайпушева, Карина Шаяхметова яхшы белемнәрен күрсәтә. Бер заман Елизавета: «Туган телен өйрәнергә теләмәгән кешеләрне мин аңламыйм», - дип аптыратты мине.
- Сез дә андыйларны аңламыйсызмы?
- Әлбәттә, аңламыйм. Һәркемнең җаны үз телендә «сөйләшә» дип исәплим. Ягъни, үзеңнең туган телеңне белми торып, күңелеңне дә ишетмисең. Яшь үтү белән моны күпләр аңлый дип уйлыйм. Күп кеше үз вакытында мәктәптә өйрәнмәгән булсалар да, олыгайган көннәрендә туган телләрен өйрәнә, традицияләре белән кызыксына башлый.
- Лидия Имановна, ата-аналарга нинди киңәш бирәсез – балаларын туган телне өйрәнүгә ничек җәлеп итәргә?
- Иң беренче – өйдә туган телеңдә сөйләшергә, бу иң мөһиме. Шулай ук үз халкыңның традицияләрен, йолаларын онытмаска, халык бәйрәмнәрен үткәрергә – андый чаралар аша балаларда туган телне, мәдәниятне өйрәнүгә кызыксыну туа. Бу яктан без, мәсәлән, китапханәче Людмила Сайпушева белән тыгыз эшлибез. Ул халык традицияләрен саклауга бар күңелен бирә.
- Туган телләрнең югалу куркынычы бардыр дип уйлыйсызмы?
- Алга таба да туган телләр балалар өчен өстәмә йөкләнеш дип уйласак, туган телләрне югалту куркынычы зур, 10 елдан булмаса да, 50 елдан. Шуңа күрә бу турыда ныклап уйларга кирәк.
Лилия НАСРТДИНОВА
Читайте нас: