Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
23 февраль 2020, 18:05

БӘЙРӘМ УҢАЕННАН УЕН-ЯРЫШ

20 февральдә хәрби-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында Шушнур мәктәбендә «Ягез әле, малайлар!» конкурсы үтте.

Конкурста «Динамит» һәм «Баһадирлар» командалары катнашты. Алар үзләрен кызыклы һәм мавыктыргыч конкурсларда сынады. Һәр команданың көярмәннәре рух күтәренкелеге биреп торды. Нәтиҗәдә «Динамит» командасы җиңүче булды.
Читайте нас: