Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
11 март 2020, 13:20

Әзер булырга кирәк

Яңа Бөртек мәктәбендә эвакуация узды.

Мәктәп – халык күп җыела торган урыннарның берсе ул. Берәр төрле гадәттән тыш хәл була калса, балалар зыян күрергә мөмкин. Күңелсезлекләр булмасын өчен мәктәпләрдә төрле күнекмәләр оештырыла. Яңа Бөртек мәктәбендә дә эвакуацияләр шул максаттан уздырыла.
Чираттагы эвакуация мәктәп укучыларының һәм хезмәткәрләрнең гадәттән тыш хәлләргә әзер икәнен күрсәтте.
Моның кагыйдәләре катлаулы түгел: укучылар һәм хезмәткәрләр эвакуацион чыгу юлларының кайдалагын һәм аларга илтүче юлларны белергә тиеш; команда булу белән укучыларны тезәргә, бинадан куркынычсыз чыгу мөмкинлеге барлыгы-юклыгын ачыкларга, сыйныф журналын алырга һәм ашыгыч рәвештә бинадан чыгарга кирәк.
Ә инде тревога сигналын кире кагу, зур ялкынны үзаллы сүндерергә маташу, төтенле яисә утлы урыннан чыгарга тырышу дөрес түгел.
Читайте нас: