Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
13 март 2020, 18:25

Гадәти гәзит смартфоннан җанлана

Николо-Березовка мәктәбе укучысы Илья Лукоянов "Өстәмә чынбарлык" фәнни-тикшеренү эшен ясаган һәм гәзитне "җанландырган".

Мәгълүмат алуның яңа ысулларының берсе – өстәмә чынбарлык технологиясе. Өстәмә чынбарлык кеше тарафыннан мәгълүмат алуны гадирәк һәм күрсәтмәлерәк итә ала.
Кирәкле мәгълүматны реаль вакытта, башка чыганаклардан эзләмичә генә, алып була хәзер. Бу технология ярдәмендә теләсә нинди сувенир продукция - от­крытка, магнитик, чакыру, календарьлар – җанлана. Vuforia Unity платформасында мин Николо-Берёзовка авылының «Киез итек басу цехының» өстәмә чынбарлыклы визит карточкасын булдырдым. Смартфон камерасын кушымта рәсеменә куйганда кушымта предприятие чыгарган модельләрне күрсәтә. Шулай итеп, визит карточкасы 3d мо­дель белән тулыландырылган.
Өстәмә чынбарлыклы «Росток» мәктәп мәгълүмат бите – практик эшемнең икенче өлеше. Мин ике юнәлешне – мәктәп телевидениесе һәм мәктәп гәзитен – берләштердем. Рәсемне визуальләштерергә һәм безнең мәктәп укучылары эшләгән видеоматериалны кабызырга мөмкинлек биргән кушымтадан файдаландым. Шулай итеп, смартфон камерасын якын китергәндә гап-гади гәзит җанлана да куя.
Монда инде мин әзер булган HP REVEAL AURASMA кушымтасын кулландым, чөнки Unity кушымтасында гәзитнең һәр саны өчен яңа кушымта эшләргә туры килә иде. Җанлы гәзит укыр өчен әзер AURASMA кушымтасын смартфтонга күчерергә, безнең Росток каналына язылырга гына кирәк. Әмма бу өстәмә чынбарлыклы гәзитне сынап караган бөтен кешеләр өчен дә башкарып чыгарлык булмады. Шунлыктан ютубтагы мәктәп те­левидениесе каналына сылтамалы QR-код өстәргә булдык. Бик үк шәп килеп чыкмады инде, чөнки башта видео үзе түгел, ә аңа сылтама ачыла. Бер сүз белән әйткәндә, хәзер мәктәбебезнең «Росток» мәгълүмат бите узган вакыйгаларны визуальләштерә, яңалык чыгарылышларын озата баручы мәктәп телевидениесе видеоларын күрсәтә ала.
Марина Журомскас
Читайте нас: