Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
18 март 2020, 18:45

Мәктәп гәзитен һәр йортта укыйлар

Краснокама тәҗрибәсен республика шәһәрләре һәм районнары мәктәпләрендә кулланалар.

«Бердәм Русия» партиясенең урындагы бүлекчәсе секретаре Алексей Горбачев башлангычы белән районда 2016 елдан «Хәбәрләрне һәр йортка» («Вести в каждый дом») проекты тормышка ашырыла. Аңа районның бөтен муниципалитетлары һәм 20 мәктәп кушылган. Мәгълүмат битләре, әлбәттә, мәктәпләрдә әзерләнә һәм чыгарыла. Гәзитләрнең айлык гомум тиражы 7 мең данәдән артып китә.
Бу яңа һәм җаваплы эшкә тотынганда тел, информатика һәм исәпләү техникасы укытучыларыннан җаваплы кешеләр билгеләнгән. Һәр мәктәп “гәзитләренә” исем уйлаган. Тәкъдимнәр күп булган, шул рәвешле "Танып", "Огни Мушты", "Зеркало поселения", "Росток", "Весточка Арлана", "Глобус", "Вести Музяка" һәм башка басмалар барлыкка килгән. Редколлегия алдында мәктәп кенә түгел, ә бөтен биләмә тормышын яктырту бурычы куелган. Шулай итеп гәзиттә "Район тормышы", "Авыл хуҗалыгы", "Экология", "Ветеран", "Сүз - депутатка", "Авылым кешеләре", "Мәгариф", "Мәдәният", "Спорт", "Яшь йөрәкләр", "Гаҗәеп кешеләр", "Бар шундый гаилә" кебек даими рубрикалар барлыкка килгән. Мәктәп укучылары авыл кешеләре турында яза, авыл биләмәсе башлыклары, хуҗалыклар рәисләре, депутатлар белән әңгәмә кора, авыл тормышын яктырта. Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан быелдан махсус рубрика кертелгән. «Хәбәрләрне һәр йортка» проекты белән районның һәр кешесе таныша ала.
Журналистлар командасында эшләп, яшь хәбәрчеләр журналист эшенә өйрәнә: кызыклы, актуаль темалар таба, интервью ала, яза, теге яки бу сорау буенча үз фикерен белдерә, гәзитнең макетын төзи. Табигый ки, һәр эштә һөнәри караш һәм киңәш кирәк. Бу уңайдан район мәктәпләренә тәҗрибәле журналист, "Кызыл таң" республика гәзите хәбәрчесе Гөлнара Гыйлемханова ярдәмгә килгән. Ул мәктәп укучыларын журналистика серләренә төшендерә: гәзитләрне планлаштырырга, макетын төзергә булыша, журналистика жанрлары белән таныштыра, балаларны мәгълүмат белән эшләргә – аны табарга, сайлап алырга, өйрәнергә, анализларга, фактларны чагыштырырга һәм бәяләргә, язарга, материалларны дөрес җиткерергә өйрәтә. Тагын да гәзитне версткаларга, фотолар белән эш итәргә өйрәтә.
Пионерлар һәм яшь гвардиячеләрдән ирекмәннәр ай саен гәзитне һәр йортка илтә. Шулай итеп, мәктәп гәзитләрен мәктәптә генә түгел, һәр авылда һәм һәрт йортта укыйлар. Районда яшәүчеләр кечкенә гәзитләрне ошаткан һәм аларның яңа санын түземсезлек белән көтеп алалар. Иң актив журналистларны «Мәктәп намусы өчен» һәм «Район намусы өчен» бәйрәмнәрендә бүләклиләр.
2019 елдан Краснокама районы проекты бөтен республикада гамәлгә ашырыла башлады. Шушы көннәрдә «Бердәм Русия» партиясенең төбәк башкарма комитетында «Хәбәрләрне һәр йортка» проектын тормышка ашыруда актив катнашучы мәктәп укучыларын бүләкләделәр. Мәктәпләргә – принтерлар, ә балаларга сертификатлар тапшырдылар. Проектка нигез салучы «Бердәм Русия» партиясенең урындагы бүлекчәсе секретаре Алексей Горбачев һәм мәктәп гәзитләренең кураторы Гөлнара Гыйлемханова Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Марина Журомскас
Читайте нас: