Ата-аналарга үзәкнең «Шахмат», «Робототехника», «3D-модельләштерү», «Медиаүзәк», «Гадәттән тыш хәлләрдә үзеңне тоту кагыйдәләре» занятиеләренең эшен күрсәттеләр.
Кунаклар информатика кабинетындагы виртуаль чынбарлык шлемы, 3D-принтер, квадрокоптер, интерактив комплекс кебек яңа технологияләр белән танышты.